Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 21 декабре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 20 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2147 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 294 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 204.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2732 кеше килгән, 2934 пассажир киткән.

21 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: -8 - -13 градус.  Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International