Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 42 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2181 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 300 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 200.

Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2917 кеше килгән, 2763 пассажир киткән.

20 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -12 - -17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International