Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 166 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 31 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1653 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 405 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 252.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3615 кеше килгән, 3530 пассажир киткән.

17 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил төньяктан. Температура: -3 - -8 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International