Татарстанда таксистларга 3391 рөхсәт кәгазе бирелде

2012 елның 2 мае, чәршәмбе

      Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багажны ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының пассажирлар ташу бүлеге мәгълүматлары буенча 2 майга 3391 рөхсәт кәгазе бирелгән. Республикада гаризаларны кабул итү һәм рөхсәт кәгазен бирү өчен 11 пункт билгеләнде. Бу түбәндәге ТР муниципаль районнарының башкарма комитетлары: Яшел Үзәннең – белешмәләр өчен телефон (84371) 4-84-77; Буаның - (84374) 3-11-93; Арчаның - (84366) 3-12-44); Мамадышның - (85563) 3-28-82; Алабуганың - (85557) 3-81-16; Зәйнең - (85558) 3-07-19; Түбән Каманың - (85558) 3-07-19; Әлмәтнең - (8553) 32-83-64; Бөгелмәнең - (85594) 4-00-99; “Чистай шәһәре” - (84342) 5-30-50  һәм “Яр чаллы шәһәре” - (8552) 30-56-08 муниципаль оешуларның башкарма комитетлары. Шулай ук рөхсәт кәгазен  ТР Транспорт  һәм  юл  хуҗалыгы  министрлыгында  алырга була - 291-90-22. Рөхсәт кәгазен бирү өчен гариза бланкы һәм таләпләр исемлеге министрлык сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә куелган

http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/index.htm.

Фото с сайта: govorim.by

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International