Министр урынбасары Николай Стукалов хәбәр итүенчә, автобус шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Южный” автовокзалыннан кузгалып китәчәк. Китү вакыты Казаннан – 8.30, Свияжскидан – 15.00. Маршрут Роторная, Боҗра (Тукай мәйданы), тимер юл вокзалы (“Столичный” кибете), Горький шоссесы, Залесный поселогы тукталышлары аша уза. Юл бәясе – 100 сум.