Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 46 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2063 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 466 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 313.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3637 кеше килгән, 3070 пассажир киткән.

12 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: -2 - -7 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International