Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1481 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3048 кеше килгән, 2762 пассажир киткән.
11 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар явачак, көндез урыны белән, көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -2 - -7 гр. Юлларда бозлавык.