Министрлыкта пассажирлар ташучы елга судноларын эксплутацияләүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен комиссия булдырылды Министрлыкта пассажирлар ташучы елга судноларын эксплутацияләүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен комиссия булдырылды

2012 елның 27 апреле, җомга
       Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2012 ел навигациясендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе буенча эш комиссиясенең беренче утырышын уздырды.

      Очрашуда навигациягә хәзерләнү вакытында күп кенә игътибарны пассажирлар ташуда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тикшерүне арттыра торган чаралар уздыруга бирергә дигән фикер яңгырады. Шулай итеп, квалификация арттыру курсларында 300 кеше укып чыкты, 32 магнитлы компас төзекләндерелде, 2897 коткару жилетлары һәм 179 коткару бөяте тикшерелде. Шулай ук спутник элемтә аппаратларын, ГЛОНАСС системасын һәм ГЛОНАСС/GPS, АИС транспондерларын булдыруга һәм суднога урнаштыру буенча килешү төзелгән һәм эшләр алып барыла.

      Ленар Сафин билгеләп үтте, судоходствода куркынычсызлык тәэмин итүне тикшерү буенча махсус федераль органнар булса да, министрлык судноларны тикшерү турында карар кабул итте һәм шул максаттан махсус комиссия булдырды. Республиканың йөзү чаралары гына түгел, Казан портына керүче барлык суднолар да тикшереләчәк. Өстәвенә, закон буенча портка керү өчен судноларның барлык рөхсәт итүче документлары булырга тиеш. Министр сүзе буенча, әлеге тикшерүләрнең максаты – пассажирлар куркынычсызлыгын тәэмин итү. “Бәлкем, бу чаралар популяр түгелдер, - бигрәк тә ассызыклады Ленар Сафин, - эмма без узгал ел трагедияләрен булдырмаска тиеш”.

      Комиссия эшен елга портында дәвам итте.  Анда, порт акваториясендә “ОМ”, “МО” тибындагы пассажир судноларының йөреш сыйфатлары тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International