Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 152 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1686 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 4 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2717 кеше килгән, 3283 пассажир киткән.
10 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, көндез урыны белән буран, көньяк-көнчыгыштан талгын җил Температура: -1 - -6 гр. Юлларда бозлавык.