Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының чираттагы коллегия утырышының көн тәртибенә “Татарстан Республикасында автомобиль йөк ташу” темасы чыгарылды.
Республикада автомобиль йөк ташуны оештыруда булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләде. Чыгыш барышында ул түбәндәге статистиканы китерде: 2011 елда Татарстан Республикасында автомобиль транспорт белән йөк ташуның өлеше ташылган йөкнең уртак күләменнән 44,6% тәшкил итә, бу 2010 ел дәрәҗәсеннән 9,2% кимрәк. Йөк автомобилләре паркы 121 мең берәмлеккә кадәр үсте, аларның 48 мең берәмлеге юридик шәхесләр милегендә һәм 73 мең берәмлеге (яисә 59%) шәхси милектә теркәлгән.
2005 елда дәүләт экономикасына кысылуны киметү максаты белән йөк ташу эшчәнлеген лицензияләүне туктату турында әйткәндә, Ленар Сафин ассызыклады, базар мөнәсәбәтләре стихияле рәвештә автотранспорт хезмәтләре базарына бары тик намуслы ташучыларны гына кертүне тәртипкә салыр дип исәптә тотылган иде, кызганыч, ышанычны акламады. Лицензияләүне бетерү белән әлеге эшчәнлек өлкәсе дәүләт ягыннан тәртипкә салу системасыннан асылда төшеп калды. Әлеге хәлне төзәтү өчен министр йөкне автомобиль транспорт белән ташуга рөхсәт бирү системасын кертүне тәкъдим итте. Уңай үрнәк булып җиңел таксида пассажирларны һәм багажны ташу эшчәнлегенә рөхсәт бирү системасы хезмәт итә ала. Л. Сафин фикере буенча, йөк ташуга рөхсәт бирү системасы ташучыларның транспорт турындагы законнарны үтәве буенча дәүләт контролен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, базарга очраклы һәм әзер булмаган кешеләрнең керүенә чик куячак, ә ташучыларның формалашкан электрон реестрлары әлеге төр эшчәнлеген алып баручы хуҗалыкчан субъектларның мониторингын алып барырга мөмкинлек бирәчәкләр.
Ленар Сафин үзенең чыгышында йөк автотранспорты паркын яңарту проблемасына да кагылып үтте. Кирәкле акчаның булмавы ташучыларның үз вакытында хәрәкәттәге состав паркын яңартуга мөмкинлек бирми. Мондый шартларда хәрәкәттәге составны булдыруда төп юнәлеш булып лизинг тора. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы “КАМАЗ” ААҖ белән берлектә автомобиль транспорт чараларын кредитка (лизинг) алуда оптималь схемалар эшкәртү буенча эш алып баралар. Министрлыкта әлеге эш рамкаларында республиканың автомобиль ташучылар союзы, пассажир һәм йөк ташучы предприятияләр җитәкчеләре, “КАМАЗ” Лизинговая компания” ААҖ һәм “Сбербанк – Лизинг” ЯАҖ вәкилләре катнашлыгында эш группасы булдырылды. Эш группасы белән эшкәртелгән кредитка (лизинг) хәрәкәттәге составны алу схемасы якын арада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карап тикшерүгә кертелгән.
Министр югары квалификацияле йөртүче кадралар әзерләү системасын камилләштерүгә аерым игътибар бирде. Татарстан Республикасы бюджетыннан эшсез гражданнарны профессиональ укытуга бүлеп бирелә торган акчалар рамкасында, республиканың шәһәр һәм районнарында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшсез гражданнарга “йөртүче” һөнәренә профессиональ укыту оештыралар. Шулай итеп, 2011 елның сентябреннән 2012 елның апреленә кадәр “С” категорияле йөртүче специальностенә 950 кеше хәзерлек узды. 2012 елның беренче кварталында “С”, “Д” һәм “Е” категорияле “йөртүче” һөнәренә профессиональ укытуга 117 эшсез гражданнар җибәрелде.
Министрлыкның коллегия утырышында Управление башлыгы – ТР буенча Госавтонадзорның баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов автомобиль транспорт белән йөк ташуның транспорт тикшерүе турында сөйләде. НП “Логистика и автоперевозки Татарстана” вице-президенты Рәшит Калимуллин автомобиль йөк ташу проблемаларын чишү ысулларын тәкъдим итте. АСМАП ның Казандагы вәкиле Александр Линдваль үзенең чыгышында Татарстан Республикасында халыкара автомобиль ташу базары перспективаларында тукталды.
Коллегия барышында Ленар Сафин традиция буенча транспорт комплексының иң яхшы эшчеләренә ведомствога караган бүләк тапшырды.