ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Борынгы Болгар шәһәре” һәм “Свияжски утрау-шәһәре” музей-тыюлыгы объектларында төзелеш эшләрен оештыру турында чираттагы киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә борынгы Болгар шәһәре территориясендә Идел Болгарының ислам динен кабул итүенең 1123 еллыгына багышланган “Изге-Болгар җыены” тантаналы чарасын уздырыга юл-төзелеш объектларын хәзерләү барышы каралды. Шулай ук катнашучылар туристик сезонны ачуга багышланган берничә чаралар уздыру турында фикер алыштылар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов сүзләре буенча юл-транспорт объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне билгеләнгән вакытта тәмамлау планлаштырыла.