2018 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясе» АҖ вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды, анда «Чайка» проекты судноларын эксплуатацияләү һәм әлеге максатлар өчен Татарстан Республикасы территориясендә судно йөрешле компания булдыру буенча бизнес-план проекты каралды.
Тәкъдим ителгән проект нигезендә, суднолар йөрешле компания «Татарстанда эшләнгән» бренды астында тулысынча республикада проектлаштырылган һәм төзелгән гражданлык судноларыннан файдаланачак.
"Чайка» проекты судносы уңайлы пассажир салоны һәм ял итү палубасы булган 250 пассажир сыйдырышлы теплоход. Проектның конкурентлы өстенлеге булып әлеге судноның хәзерге вакытта эксплуатацияләнә торган суднолар белән чагыштырганда күпкә уңайлырак, куркынычсыз һәм заманча булуы тора. Теплоходта пассажирлар салонын кондиционерлау системасыннан тыш аудио-визуаль җиһазлар, Wi-Fi урнаштырылачак. Моннан тыш, судноның проекты банкет эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 200 урынга исәпләнгән ресторан җиһазларын күз алдында тота.
Компания «Чайка» проекты судноларын экскурсия маршрутларында (Казан – Свияжск – Казан), күңел ачу маршрутларында (Казан елгасы буенча) файдаланыр һәм бәйрәм чаралары, банкетлар уздыру буенча хезмәтләр күрсәтер дип планлаштырыла.
Проектны 2019 елның 3 кварталына эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе булып елга флотын яңарту һәм Татарстан Республикасының туристлык өлкәсендә җәлеп итүчәнлеген арттыру торачак.