Тубән Кама муниципаль районының Башкарма комитетында 29 апрельдән ачыла торган һәм 1 октябрьгә кадәр эшли торган 2012 елның дача-бакча сезонында транспорт хәрәкәте турындагы сораулар каралды.
1 апрельдән башлап, дача массивлары территорияләрендә йөрүләрне кертеп, льготалы йөрү бары тик электрон юл билеты белән аны тулыландыру турындагы чек булганда гына тормышка ашырыла. Ял зонасы һәм бакчалар маршрутлары буенча автобуслар хәрәкәтенә түбәндәге “льготалы” көннәр билгеләнде: № 125 «Нижнекамск-Сарсаз-Бли» - дүшәмбе, пәнҗешәмбе; № 138 «Нижнекамск-Березовая Гривка» - сишәмбе, җомга; № 123 «Нижнекамск-Смыловка» - дүшәмбе, пәнҗешәмбе.
Льготалы электрон билетны Иҗтимагый саклау управлениесендә (Тынычлык урамы, 60 нчы йорт), “Веста” гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм үзәгендә (Тукай урамы, 18 нче йорт), “Мелосердие” халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә (Кайманов урамы, 16 нчы а йорты) алырга була.