Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 65 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1234 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3284 кеше килгән, 3014 пассажир киткән.
16 нчы ноябрьдә республикада аз болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 0 - -5 градус.