Казанда юл билгеләре чыдам материалдан төшереләчәк

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә булып узды, анда Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча сораулар каралды. Киңәшмә эшендә ДКУ “Главтатдортранс”, Казан шәһәре Башкарма комитеты муниципаль берәмлегенең тышкы төзекләндерү Комитеты, Казан буенча ДЮКСИ, “ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау Дирекциясе” ДУ вәкилләре катнашты.

      Министр урынбасары Эдуард Данилов хәбәр итүенчә, “2012 елга юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” Республиканың максатлы программасы буенча, Казан урамнарында юл билгеләрен төшерү өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум бүлеп бирелде. Юллар җәйге чорга ярашлы температура шартларында инновацион һәм тузуга чыдам термопластик материал белән билгеләнәчәк. Әлеге билге төшереләчәк урамнар исемлеге Универсиада-2012 маршрутларын исәпкә алып билгеләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International