Йорт хайваннарын хуҗаларыннан башка ташу хезмәте хәзер 226 поездда каралган

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

«Федераль пассажир компаниясе» АҖнең йорт хайваннарын хуҗаларыннан башка ташу буенча хезмәт күрсәтүче ерак араларга йөри торган поездлары исемлеге арттырылды. Әлеге сервис Россия тимер юлларының бөтен челтәре буенча ерак араларга йөрүче 226 поездда каралган. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 16 июлендә компаниянең 13 поездында хайваннар ташу хезмәтен башлап җибәрделәр. Хәзерге вакытта йорт хайваннары өчен 200 билет рәсмиләштерелгән.

Хайваннар ташуны махсуслаштырылган багаж кассаларында рәсмиләштерергә була. Моның өчен гариза тутырырга һәм анда җибәрүченең һәм алучының мәгълүматларын, шулай ук башка кирәкле мәгълүматны күрсәтергә кирәк. Хайван өчен билет бәясе сәфәрнең ерак булуына бәйле, ул 730 сумнан башлана.

Этләрне, мәчеләрне, кошларны һәм башка кечкенә хайваннарны - әрләннәрне, диңгез дуңгызларын, йорт куяннарын, шулай ук ташбакаларны алып барырга мөмкин. Пассажирлар һәм хезмәткәрләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хайваннар ташуга кертелми. Хайваннар читлекләрдә (контейнерларда) кабул ителә. Хайван белән конвертта документлар (ветеринария паспортын, метрикасын, паспортын, һ.б.), су белән азык, уенчык, абсорбент җибәрергә мөмкин. Сәфәр вакытында хайван артыннан проводник караячак.

Бер җибәрүче өч урын гына рәсмиләштерергә мөмкин. Һәр читлектә яки контейнерда ике хайван гына алып барыла. Хайваннар белән бергә һәр читлекнең авырлыгы 75 кг артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International