Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 113 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 86 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 725 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4776 кеше килгән, 3850 пассажир киткән.
7 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +1 - +6 градус.