Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 60 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 700 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3160 кеше килгән, 3563 пассажир киткән.

31 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан.  Температура: +2 - -3 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International