Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасының юл төзелешендә инновацион чишелешләрне куллану турында чираттагы киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә юл тармагының подрядка алынган һәм проектлар төзү оешмаларының, гыйльми учрежденияләрнең һәм югары уку йортларының вәкилләре катнашты.
Катнашучылар ААҖ “Татдорпроект” билгеләп үткән, автоюллар һәм күпер корылмаларын проектлаштырганда кулланылган инновацион чишелешләрнең төп юнәлешләрен карап үттеләр. Шулай ук киңәшмәдә геосинтетик материаллар ярдәмендә туфракны ныгытуда, нигезне стабильләштерүдә һәм автоюлларның корылыш элементларында кулланылган хәзерге заман технологияләре тәкъдим ителде. Подрядка алынган оешмалар республика территориясендә эшләп чыгарылган юл төзелешендә куллана торган тимер-бетоннан ясалган төзелеш номенклатурасы белән таныштырылганнар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча киләсе утырышта автоюллар һәм ясалма корылмалар төзүдә инновацион материаллар һәм технологияләр куллану буенча проект чишелешләрен сайлауда ЯАҖ “Транспроект” ның карашын тыңлау турында карар кабул ителде.
Киңәшмә нәтиҗәләре Министрлык сайтының “Перспективалы инновацион проектлар һәм эшкәртелешләр” бүлегендә урнаштырылган (http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/innov.proekt.htm).