Хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә каралмаган транспорт чаралары исемлеге артты

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

      ТР Министрлар Кабинетының 200 нче “2012 елда Татарстан Республикасының региональ әһәмияте булган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертү турында” гы карарына үзгәрешләр кертелде.

      ТР Хөкүмәтенең 288 нче яңа карары буенча язгы чорда хәрәкәткә вакытлыча чикләмә хәзер ягулык ташучы (бензин, дизель, судно, газ сыман ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, ягулык өчен мазут), орлык, азык продуктлары, шул исәптән яшелчәләр, авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошлары өчен барлык төр азык, азык тозы һәм шулай ук сөт һәм он ташучы зур йөкле транспортка таралмый. Элек бу исемлеккә 16 тоннага кадәр йөк, ягулык һәм беренче чиратта мөһим булган азык-төлекне ташучы транспорт чаралары кергән иде. Әлеге үзгәрешләр республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International