Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 22 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 679 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3811 кеше килгән, 3336 пассажир киткән.
29 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, юеш кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +3 - -2 градус. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.