ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы юлларында хәрәкәткә вакытлыча чикләмә кертүгә багышланган брифинг булып узды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов 2012 елның яз чорында гомуми файдалануда булган автомобиль юлларда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертү турында сөйләде. Аның әйтүенчә, хәрәкәткә чикләмә башлану юл япмасының чыдамлык характеристикалары үзгәрүе буенча мониторинг нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә. Әлеге эшне министрлык заказы буенча ЯАҖ “Транспроект” проект институты башкарды. Региональ һәм федераль әһәмияте булган автоюлларда күтәрү көченең максималь кимү вакыты 2012 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр туры килә дип билгеләнде. Хәрәкәткә вакытлыча чикләмә яз чорында 30 көннән дә артырга тиеш түгел. Шул ук вакытта, ассызыклады министр урынбасары, начар һава торышы таләпләрендә чикләмә вакыты озайтылырга мөмкин, әмма 10 көннән дә артыкка түгел, чикләмә кертү турындагы актка тиешле үзгәрешләр кертелергә тиеш.
Эдуард Данилов шулай ук язгы чорда хәрәкәткә вакытлыча чикләмә автомобиль юлларда йөрүне бөтенләй тоймый, ә тик йөк ташучы транспорт чараларының үзәгенә рөхсәт ителә торган йөкнең күләмен генә чикли дип әйтеп үтте. Ташучыларга транспорт чараларының йөк авырлыгын арттырмаска һәм күп үзәкле машиналарда ташырга киңәш ителә.
Язгы чорда хәрәкәткә вакытлыча чикләмә йогынтысы халыкара йөк ташуга; автобусларда пассажирлар ташуга, шул исәптән халыкара; беренче дәрәҗәдә кирәкле азык-төлеккә (икмәк, он, сөт, атланмай, шикәр, тоз, ит, күкәй, чәй, балалар ризыгы), хайваннарга, дару препаратларына, орлык фондына, ашламага, почтага һәм почта йөгенә; йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган ягулык, сөт, он ташучы транспорт чараларына; бәла-каза һәм башка гадәттән тыш вакыйгаларның нәтиҗәләрен бетерүгә кирәк булган йөкне ташуга; аварияле төзәтү һәм ремонт эшләрендә куллана торган юл төзү һәм юлны экспуатацияләү техникасын һәм материалларын транспортлауга; федераль закон буенча хәрби хезмәт исәпкә алынган федераль органнарның башкарма хәкимиятенең транспорт чараларына таралмаган.