Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 217 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3812 кеше килгән, 3703 пассажир киткән.

23 нче октябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көндез тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр. Температура: +7 - +12 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International