Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 112 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 280 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4320 кеше килгән, 3557 пассажир киткән.

22 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +4 - +9 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International