ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында таксомоторлы ташуны үтәүче банклар вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашлыгында, җиңел таксида акчасыз исәпләмә системасын куллану турында киңәшмә булып узды.
Министр урынбасары Николай Стукалов сүзләре буенча таксида акчасыз исәпләмә системасын кертү, пластик карталар белән кулланучы пассажирларга уңайлык тәэмин итә. Бу бигрәк тә Универсиада-2013 үткәрү алдыннан Татарстан Республикасына туристлар һәм кунаклар агылу һаман да артканга актуаль.