Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 104 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 125 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4963 кеше килгән, 4473 пассажир киткән.
2 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +10 - +15 градус.