1 октябрьдән алты шәһәр яны поезды җәдвәлдән чыгарыла

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Транспорт хезмәте күрсәтүгә килешү нигезендә 1 октябрьдән түбәндәге шәһәр яны поездлары җәдвәлдән чыгарыла:

- 6420, 6425 нче номерлы Казан-Нократ Аланы-Казан;

- 6001 нче номерлы Казан-Свияжск;

- 6476 нчы номерлы Свияжск-Арча;

- 6437 нче номерлы Арча-Казан;

- 6432 нче номерлы Казан-Арча.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-97-625-04-33 телефоны буенча, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында тәүлек буе алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International