Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 87 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4873 кеше килгән, 4198 пассажир киткән.

1  нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан урыны белән тизлеге секундына 15 метрга кадәр. Температура: +8 - +13 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International