Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 116 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 215 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 123 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5477 кеше килгән, 5014 пассажир киткән.

25  нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяктан урыны белән тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә. Температура: +11 - +16 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International