Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 97 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 193 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 117 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5862 кеше килгән, 5241 пассажир киткән.

17  нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +18 - +23 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International