Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 207 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 123 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 36 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5247 кеше килгән, 4851 пассажир киткән.

13 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +21 - +26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International