Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 121 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 136 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4775 кеше килгән, 5048 пассажир киткән.
12 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Температура: +17 - +22 градус.