Үлчәү вагоны эшкә тулысынча әзер һәм кирәкле метрология җиһазлары белән җиһазландырылган. Яңа вагон йөк күтәрүчәнлеге һәм яхшыртылган техник җиһазлануы белән аерылып тора. Кран-балка булу тикшерү эшләре үткәргәндә операцияләрне механикалаштыруны һәм эталон герләрен һәм үлчәү арбаларын төяү-бушатуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Дизель-генератор булу сәбәпле, вагон тышкы электр челтәренә кушылмыйча эшли ала.
Үлчәү вагоны Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгенең бөтен полигонында эшләячәк. Хезмәт күрсәтү зонасы – “РТЮ” ААҖ предприятиеләренең һәм үз үлчәү җиһазлары булган башка оешмаларның 110 вагон үлчәүләре.
Үлчәү вагоны ярдәмендә вагон үлчәүләрен тикшерү һәм көйләү башкарыла, вагон массаларының дөрес күрсәтелүе шуңа бәйле. Үлчәүнең төгәллеге турыдан-туры поездлар хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый (вагон төялгән вакытта рөхсәт ителгән нормаларны арттыру кузов кыйшаюына, вагон ватылуына һәм башкаларга китерергә мөмкин).