Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 117 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 85 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5067 кеше килгән, 5152 пассажир киткән.
11 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан, җил көнчыгыштан. Температура: +15 - +20 градус.