Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5315 кеше килгән, 5277 пассажир киткән.

10 нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан. Температура: +15 - +20 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International