Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 118 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 108 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6092 кеше килгән, 5260 пассажир киткән.
7 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +19 - +24 градус.