Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 161 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 105 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 39 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5054 кеше килгән, 5047 пассажир киткән.

6 нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, төнлә һәм иртән урыны белән томан, җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Температура: +18 - +23 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International