Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 168 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4687 кеше килгән, 4726 пассажир киткән.

5 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан урыны белән тизлеге секундына 12 метрга кадәр. Температура: +19 - +24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International