Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 112 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 184 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 108 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5531 кеше килгән, 5218 пассажир киткән.
4 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: +19 - +24 градус.