Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 111 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 180 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5319 кеше килгән, 5086 пассажир киткән.
3 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +18 - +23 градус.