Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 112 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 188 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5937 кеше килгән, 5420 пассажир киткән.

31 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез явым-төшемсез, көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил. Температура: +21 - +26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International