Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 253 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5487 кеше килгән, 5502 пассажир киткән.

29 нчы августта республикада аз болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил юнәлеше үзгәрүчән. Температура: +23 - +28 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International