Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 252 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 115 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 34 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5721 кеше килгән, 5888 пассажир киткән.
28 нче августта республикада аз болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил юнәлеше үзгәрә. Температура: +21 - +26 градус.