Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 217 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 111 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6469 кеше килгән, 5956 пассажир киткән.

27 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил тотрыксыз тизлеге секундына 3-8 метр. Температура: +19 - +24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International