Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 111 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 21 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 188 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер һәм 32 халыкара рейслар. 5275 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 5764 кеше килгән.
22 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез күпчелек районнарында көчле яңгыр. Урыны белән яшен, боз явыу ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүе белән, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +17 - +22 градус.