Балтач муниципаль районында 20 августтан 1 декаберьгә кадәр Казан-Малмыж автомобиль юлының 108 чакрымдагы участогы транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә Иске Салавыч авылындагы елгачык аша күперне торбага үзгәртеп кору эшләре планлаштырылган.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Балтач-Шәмәрдән һәм «Балтач-Әтнә»-Бурбаш автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.