Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 156 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптән 16 чартер һәм 26 халыкара рейслар. 5082 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 5303 кеше килгән.

20 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшен. Җил юнәлеше үзгәрүчән, урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +20 - +25 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International