Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 17 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 207 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 109 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер һәм 39 халыкара рейслар. 5787 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 6436 кеше килгән.

17 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +19 - +24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International