Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 171 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер һәм 26 халыкара рейслар. 5425 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 5011 кеше килгән.

8 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен, боз явыу ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк- көнбатыштан күчү белән талгын җил, урыны белән көчле, тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, яшен вакытында тизлеге секундына 19-24 метр. Температура: +18 - +23 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International