Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 19 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 199 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 106 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5354 кеше килгән, 5270 пассажир киткән.

2 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: +26 - +21 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International